Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Могҗизалы сәйләннәр"

    Каникул көннәрендә китапханәдә мастер класс булып үтте. Мастер класска Яңа Кенәр укучылар сараенда эшләүче Алисә Ринат кызын чакырдык. Алисә күп еллар инде балаларны сәйләннәр белән төрле могҗизалар ясарга өйрәттә. Менә бүген дә алар кызлар белән сәйләннәрдән бик матур беләзекләр, балдаклар, алкалар ясадылар. Бик матур килеп чыкты. Кызлар кызлар инде ул, матурлыкка куанып бетә алмадылар...

   Барысы 10 кеше катнашты.