Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әйтеп бирче тиз генә..." (УЕН фест - конкурс)

      Каникул көннәрендә безнең китапханә балалар өчен берничә кичә әзерләде. Шуларның беренчесе татар халык уены "Әйтеп бирче тиз генә..." уены.

   Уенның тәртибе: каршыга урындык куела. Балалар урындык тирәли түгәрәк ясап басалар. Бер бала урындыкка утыртыла, күзе бәйләнә. Калганнар җыр җырлап әйләнәләр. Җыр бетүгә бер бала урындыкта утыручының алдына килеп утыра. Ә утырган бала капшап, кем икәнен тиз генә әйтеп бирергә тиеш була. Әйтеп бирә алмаса, җәза үти. Уен шулай дәвам итә. Балалар бик яратып уйнадылар.