Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сез безгә кирәк әле..."

   Октябрь ае башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көнне без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәребезнең хәлләрен беләбез, аларга күчтәнәчләр, газет-журналлар илтәбез. Без авылыбызның иң өлкәне, тиздән,  100 яшен тутыручы Мәдинә апа Шәрәфиевада, атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра апа Фәттерахмановада, авылыбызның иң оста кул эшләрен башкаручы Камилә апа Шәймәрдановаларда булдык. Алар безнең белән истәлекле үткәннәре белән бүлештеләр, үзләренең яшьлек җырларын бүләк иттеләр.Бик җылы, истәлекле очрашу  очрашу булды.