Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Халкыбызның музыка кораллары"

   2 декабрь көнне китапханәдә 2 – 4 сыйныф укучылары белән “Халкыбызның музыка кораллары”  дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрелде.

   Халыкның тарихын өйрәнеп кенә аның мәдәниятен һәм сәнгать үсешендә нинди юл үткәнен ачыклап була. Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын кире кайтару, аны барлау эшендә җанлылык сизелә. Бу җәһәттән музыка уен кораллары белән кызыксыну да артты. Татар халкы борынгы заманнарда ук күптөрле уен коралында уйнарга хирыс булган. Бу кичәнең  максаты: укучыларда уен коралларына кызыксыну уяту. Гармун, скрипка, аккордеон, фортепияно, синтезатор, саксафон, корнет, туба, барабан  һ.б. уен коралларының рәсемнәрен күрсәтү, килеп чыгышы белән таныштыру. Кичәгә электрон презентация әзерләдем, шуның ярдәмендә һәр уен коралының рәсеме, кыскача гына мәгълүмат бирелде. Уен кораллары турында берничә табышмак әйтеп кичәне дәвам иттек, җырладык, биедек.