Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Татарстан - синең гүзәллеккә тиң булырлык җирләр бар микән?"

   30 август республика көне уңаеннан Иске Ашыт авылында, авыл халкы йорт мәшәкатьләреннән арынгач, мәдәният йорты каршында бик күңелле бәйрәм оештырдык. Бәйрәмдә матур җырлар, шигырьләр, биюләр, уеннар чиратлашып барды. Рәхәтләнеп уйнадык, биедек, җырладык.