Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җан - тәнеңә сихәт иңсен әнкәй!"

Шар гына түгел җиребез

Урман да, дала гына...

Бу җиһанда ике җан бар

Ана да бала - гына...

    26 ноябрь көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Җан-тәнеңә сихәт иңсен әнкәй!” исемле әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

   Әлеге кичәне без Ташкичү авыл җирлегенә кергән авыллар белән, ягъни Ашытбаш, Ташкичү, Иске Ашыт авыллары үзешчәннәре белән берлектә үткәрдек. Кичәгә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, укытучы һәм укучылар, ветераннар зур көч куеп әзерләнделәр. Үзешчәннәр, фольклор  коллективлар, мәзәк хәлләр, аерым җыр һәм күмәк биюләр башкарылды. "Мәңгелек наз җирдә - Аналарда" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.