Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Без бит Арча яклары"

   Иске Ашыт авыл китапханәчесе 10 август көнне Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан балалар белән "Без бит Арча яклары" дип исемләнгән сорау - җавап кичәсе оештырды. Балаларга Арчабызның килеп чыгышы, шәһәр булып оешу тарихы турында сөйләнде. Арча ягы язучылары, танылган шәхесләре, геройлары турында фикер алыштык, сорауларга җаваплар бирдек. Кичәбез ахырында "Арча" җырын җырладык.