Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Туган ягым - Арча"

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнь карары белән шәһәр тибындагы Арча бистәсе Арча шәһәре итеп үзгәртелде.  Бу карарны кабул итүгә дә 12 ел вакыт узган.

  Тарихка күз салсак, Арча шәһәренә XIII гасырда нигез салына, Казан ханлыгы чорында  Арча даругасының үзәге була. 1552 елда Арча яндырыла, 1555 елда рус крепосте төзелә. 1781 елда, Казан наместниклыгы оешуы турындагы указлар белән, Арча шәһәр итеп үзгәртелә һәм өяз шәһәре итеп билгеләнә. 1796 елда Арча штаттагы шәһәр буларак үзгәртелә. 1860 елда Арчадан аерылып чыккан крестьяннар Арча (Арская слобода), Покроу (Покровская слобода, Яңа Арча) бистәсен төзиләр. Арча 1924-1936 елларда сала, 1936-1938 елларда тагын Арча шәһәре, 1938-2008 елларда шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы буларак яши.

    Арча районы оешуга быел 90 ел тула. Шул уңайдан,  Иске Ашыт авыл китапханәсе "Туган ягым - Арча" исемле онлайн фотоконкурс үткәрә. Барлык мәгьлүматларны инстограмнан (bibl.35_stariy_ashit) карап таныша аласыз.