Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Авылым чишмәләре"

   Һәр авылның үз чишмәләре бар. Борынгыдан ук кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргәннәр. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчелә-ре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.Үз чишмәсе булган кеше—бәхетле кеше, диләр.Авылыбызда Салават, Галимулла, Сәйпи, Гөлбаһар чишмәләре бар. Ә менә без бүген барган чишмәгә әле ике генә яшь. Аның исеме - Фаил чишмәсе. Чөнки авылыбызның Фаил исемле кияве, нәзер әйтеп, яңа чишмәгә сулыш өргән. Бик зур рәхмәт аңарга. Без авылдашлар белән икенче  ел инде  шунда бәйрәм үткәреп, чишмә суыннан чәй кайнатып, бәйрәм итәбез.