Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Татарстанның тарихи - мәдәни мирасы"

       ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор.

    Бу вакыйга уңаеннан,Иске Ашыт авыл китапханәчесе үзенең китап укучылары   өчен Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (Татар АССРы, ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле "Татарстанның тарихи - мәдәни үсеше" исемле  күргәзмә оештырды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны татар мәдәнияте, рәсем сәнгате, шулай ук республика үсешенә үзләреннән бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты белән таныштыра.

     Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.