Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сәнгать төне" (Әдәби сәяхәт)

    4 ноябрьдә Иске Ашыт авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән  “Сәнгать төне - 2016” акциясе уңаеннан « Экранда китаплар” исемле әдәби сәяхәт үткәрелде. Китапханәче укучыларны кино сәнгате  тарихы, беренче артистлар һәм беренче кинофильмнар белән таныштырды.  Бергәләп кино төшерүдә катнашучыларны ачыкладык. Һәр кино сюжетының нигезендә китап ятканлыгын ассызыклап үттек.  Кинокадрга карап бу фильмның исемен һәм аның нинди китап буенча төшерелгәнен әйтеп бирделәр. Китапханәче белән берлектә һәр кинога кыскача күзәтү ясалды, эчтәлекләре  искә төшерелде. ”Приключения Электроника” фильмын тулысынча карадык. “Китап+кино” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ахырдан  шушы  китапларны укырга да алдылар.