Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Юлдаш"сыз калсаң, кайгырма.

   17 март көнне өлкән яшьтәге китап укучыларым белән  ""Юлдаш"сыз калсаң, кайгырма" исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрдек. Чөнки "Юлдаш" газетасы авылдашларыбыз тарафыннан иң яратып укыла торган газеталарның берсе. Пенсионер Заһидуллин Илшат абый аеруча "Тормыш гыйбрәтләре" санын яратып укуын әйтеп үтте. Мөхәммәдиева Әлфия исә газетаның авыр, аңлаешсыз сүзләр белән язылуына борчылуын белдерде. Киңәшмәбез кызыклы вакыйгалардан, гыйбрәтле тормыш вакыйгаларыннан өзекләр уку, аралашу белән дәвам итте. Ахырдан ярышы - ярыша газетаның арткы битендәге сканвордларны чиштек. Барлыгы 8 кеше катнашты.