Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әкиятче - рәссам Васнецов"(Васнецовка - 120 яшь)

   12 март көнне башлангыч сыйныф укучылары белән сынчы, рәссам, тарихи һәм фольклор рәсем сәнгате остасы Виктор Михаил улы Васнецов иҗаты белән таныштык. Китапханәче рәссамның  "Баһадир юл чатында", "Игорь Святославич кыпчакларга каршы бәрелештән соң", "Келәм-очкыч", "Алёнушка" (1881), "Батырлар" (1898) исемле картиналары белән таныштырды. Балалар рәссамчының рәсемнәрен карап ясарга тырыштылар. Иң оста рәсем ясаучыны билгеләдек. Ул 3 сыйныф укучысы Шәрәфиева Вәсилә булды.