Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яулыкларда халык тарихы"

    24 октябрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Яулыкларда халык тарихы” исемле тематик кичә булды.

    Китапханәче килгән кунакларны китап күргәзмәсе, яулыклар күргәзмәләре белән таныштырды, хатын-кыз күрке-яулыклар турында сөйләде.

Зөлфия Фатхуллина моңлы итеп мөнәҗәт башкарды. Татар халкы  үзенеңгореф-гадәтләрен сугыш елларында да, сугыштан соң да саклаган. “Ак яулык тарихы” дигән әңгәмә  шул темага багышланды. Авылыбызның үзешчән шагыйрәләре Мөхәммәдиева Гөлсинә һәм Вахитова Гөлзада “Ак яулык” дигән шигырьләрен язып алып килделәр.

   Татар халкы элек-электән ак төскә мәдхия җырлый.Чөнки аклык-пөхтәлек,сафлык билгесе. Беркайчан да кара яулык,кара шәл бөркәнгән татар әбиен күрмәссез. Ә иң матур ак шәлләрне Оренбур осталары XVIII гасырдан бирле бәйли. Шушы әңгәмәбездән соң Диләрә Ганиева кунакларга “Оренбур шәле” исемле җырын бүләк итте. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек күрсәттек. Кунагыбыз Рәдифә Файзуллина  яулык бәйләү серләренә өйрәтте.

    Ак яулык безнең чорда да татар хатын-кызларының аклык-сафлык билгесе санала. “Гомер көзебезне акъәбиләр булып каршыларга, оныкларыбызны сөяргә, аларга да халкыбызның милли гореф-гадәтләрен тапшырырга насыйп булса иде”, - дип, “Шәл бәйләдем” җырын җырлый-җырлый кичәбезне чәй өстәле артында дәвам иттек.