Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яз кояшыдай җылы карашың...

    5 март көнне Иске Кенәр авыл китапханәсендә кадерле әниләребез өчен "Яз кояшыдай җылы карашың..." исемле әдәби кичә үткәрдек. Кичәбезгә өлкән яшьтәге әниләребез җыелды. Китапханәче әниләребезгә багышланган китаплар, журналлар, алардагы аяныч тормыш хәлләре белән таныштырды. Әниләребезгә багышлап язылган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Кичәбез ахырында әниләребезгә сүз бирелде. Кызыклы сорауларга җавап бирү, уеннар,  чәй өстәле артында дәвам итте. Барлыгы 10 кеше катнашты.