Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Туган ягым оста куллар иле"

    3 март көнне китапханәдә "Ак калфак"лылар "Туган ягым оста куллар иле" исемле мастер класска җыйналдылар. Китапханәче районыбызга 90 ел тулу уңаеннан "Районым тарихы - китапларда" исемле китап күргәзмәсе төзеде, районыбыз тарихы, районыбыз оста куллары белән таныштырды. Кичәдә авыл турында шигырьләр, җырлар, мөнәҗәтләр башкарылды. Китапханәче кунакларга пинетка бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. Кичәбез бик күңелле бәйрәмгә әверелде.