Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Наркомания - кешелек дошманы"

  20 октябрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсенә 9 сыйныф укучылары чакырылды.

Кичәнең максаты: 1.Сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру. 2. Наркотик, наркомания турында төшенчә бирү. 3. Наркотикларның кеше организмына зыяны турында төшендерү.

   Укучыларны  наркоманиягә каршы көрәш буенча булган китаплар белән таныштырдык. “Без наркотикларга каршы!” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Наркоманияне булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Бу афәтне ничек җиңәргә? Бүгенге кичәбездә әнә шул сорауларга җавап эзләдек. Нар-комания, аның куркыныч чир, дусларыбызга, туганнарыбызга күпме зыян салуы турында сөйләштек. “Мәк-2016” операциясе турында «Арча хәбәрләре” (08.07.16. № 49) газетасында чыккан материал белән таныштык.

   Кичәгә авылыбызның фельдшеры Файзрахманова Гадения апайны чакырдык.Ул  укучыларга  аңлаешлы итеп наркотик куллануның нинди фаҗига белән тәмамлану мөмкинлеген тормышчан мисаллар китереп, аңлатып бирергә тырышты. Беркем дә үзенең тормышын агулау өчен наркотик куллана башламый. Наркотикны татып караучы үзенең тормышын матурайту өчен кулланып карый. Әмма бер генә наркотик та бәхет китерми.