Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"И язмыш, язмыш..." (Ш. Шакировка - 80 яшь)

    26 февраль көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә яраткан актерыбыз, Г. Камал исемендәге театр артисты Ә. Шакировка 80 яшь тулу уңаеннан "И язмыш, язмыш..." исемле фикер алышу кичәсе булып үтте. Китапханәче үзенең китап укучыларына Ә. Шакировның "Язмыш" исемле китабы турында сөйләде.“Язмыш” китабы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров иҗатына багышлана. Китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе - Шамил Закиров. Китапта Әзһәр Шакировның гаиләсе, иҗат башлангычы, бергә эшләргә туры килгән данлыклы артистлар хакындагы истәлекләре тупланган. Шулай ук анда матбугат битләрендә басылган артист белән кайбер кызыклы интервьюлар да урын алган. Шуны әйтергә кирәк, китаптагы барлык мәкаләләрнең авторы Әзһәр Шакиров үзе икән. Өлкән яшьтәге китап укучыларым Ә. Шакиров уйнаган рольләрне искә төшереп, аеруча "Телсез күке" спектаклен яратып караулары турында фикер алыштылар. Талантлы шәхесләребезнең олыгая баруларына борчылуларын әйттеләр.