Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хәтер кыңгыраулары"

   Һәр ел саен февраль уртасында безнең авылда бик матур очрашу кичәсе уза. Бу матур традиция 15 нче февральдә Әфган җирлегеннән Совет солдатларын чыгару уңаеннан бара.

   17 нче февраль көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Хәтер кыңгыраулары” дип исемләнгән әдәби патриотик кичәгә әфганчыларыбыз Гарипов Хәниф һәм Садиров Васыйл абыйлар килгән иде. Әфганчылар үзләренең истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бтрделәр. Үзләре безгә концерт номерлары бүләк иттеләр. Ә инде укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр безнең кичәбез кунакларының кәефләрен тагын да күтәрделәр. Кичәне китапханәче алып барды. Кичәдән соң әфганчыларыбыз китапханәдәге күргәзмәләр белән танышып, истәлекле фотоларга төштеләр.