Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яңа китап - яңа дус"

  Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

  13 октябрь көнне 1-2 сыйныф укучыларын китапханәгә чакырдым.Аларны китапханә тормышы белән таныштырдым. Дәрескә “китап патшасы”, “китап докторы” чакырылды. Укучыларга электрон презентация  ярдәмендә китап турында мәгълүмат бирелде, китап безне нәрсәләргә өйрәтә, китап турында табышмаклар, шигырьләр, мәкалләр әйтелде, китапны саклап тоту кагыйдәләре, китап тарихы белән таныштырдым. Укучылар китапларны карап кына калмадылар, охшаган китапны үзләренә укырга алдылар.