Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Муса Җәлил - балалар дусты"

    Бүген Иске Ашыт авылы "Ак каен" балалар бакчасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә  багышланган чара узды. Чараның максаты - балаларда үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада китапханәче  балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар, кушылып җырладылар, шулай ук балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннарны уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, язучының китаплары белән таныштылар.