Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җыры белән илне зурлады" (И. Шакировка - 85 яшь)

    И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.

Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең «алтын фонд»ын тәшкил итә.

   Илһам аганың юбилей көннәре якынлашу уңаеннан безнең китапханәдә "Җыры белән илне зурлады" исемле мәдәният дәресе булып үтте. 7 сыйныф укучылары легендар шәхеснең үткән юлы, иҗаты белән таныштылар. Илһам аганың 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә басылып чыккан китаплары, аудиоязмалар белән таныштылар. Дәрес ахырында Илхам ага тавышына кушылып "Туган тел" җырын башкардык. Киләчәк буын балалары да легендар шәхесебезне онытмаса иде.