Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тынычлык кошлары"

    Хәтер һәм Дан елы уңаеннан китапханәдә "Тынычлык кошлары" исемле мастер класс булып үтте. Башлангыч сыйныф укучылары белән кошлар турында әңгәмә алып бардык, аеруча күгәрченнәр турында сөйләштек. Ни өчен күгәрченнәр тынычлык күгәрченнәре дип атала?  Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәбәрләрне күгәрчен ташыган.Күгәрченнәрнең бу төре  почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрченнәр дуслык һәм тынычлык символы булып санала. Укучылар бик теләп кәгазьдән  күгәрченнәр ясадылар. Алар ясаган күгәрченнәр белән күргәзмәләр ясадык.