Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Милли ризыклар табын түрендә"

   22 январь  көнне китапханәдә "Милли ризыклар табын түрендә" исемле мастер класс булып үтте. Мастер классның максаты "Ак калфак"лыларны бергә очраштыру, аралашу, һәр кешенең осталыклары белән уртаклашу иде. Фикерләр төрле-төрле булды, һәрбер катнашучы үзенең рецептлары белән уртаклашты, әмма ләкин "Татар халык ашлары" китабында бу әйберләр ничегрәк соң? Китапханәче нәкъ тә менә шушы китаплардагы  рецептлар ничек, шулар белән тулырак таныштырды. Танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов һәм аның китаплары турында сөйләде. Мастер-класста камыр кую, пешерү ысуллары үзенчәлекләре өйрәнелде. Аш - суга багышланган шигырьләр укылды, "Гаилә учагы", "Дарья"журналларында чыккан материллар белән таныштык. Ахырдан татар халкының милли ризыгы гөбәдия белән тәмләп чәй эчтек.