"Чәчләренә чал керсә дә, күңелләре яшь әле"
1 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылыбыздагы өлкәннәребезне Иске Ашыт мәдәният йортына чакырдык. Кичәне чәй өстәле артында үткәрдек. Китапханәче китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета - журналлар белән таныштырды. Аларга изге теләкләребезне, матур җырларыбызны бүләк иттек. Алар да безгә кушылып җырладылар, эшләү дәверендә булган төрле кызыклы вакыйгаларны искә алып бик күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.