Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хуш Иске ел!"

    11 нче январь көнне  Иске Ашыт мәдәният йорты каршында «Хуш, Иске ел!” исемле  матур бәйрәм булып узды.Аны Иске Ашыт  мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә үткәрде. Китапханәче  алып баручы буларак,  авыл халкын  бәйрәмнең шартлары, кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Уеннар концерт номерлары белән чиратлашып барды, авыл үзешчәннәре, кайткан кунаклар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Һәрбер кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. Бәйрәмгә кунакка Татарстанның халык артисты Ф. Фәтхи дә кайткан иде.