Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әкиятләр аланында"

   8 январь көнне күңелле каникулларны дәвам иттереп авылыбыз һәм кунакка кайткан балалар өчен "Әкиятләр аланында" исемле әкияти күренеш тәкъдим иттек. Балалар туйганчы җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар, төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Төрледән-төрле ярышлар, бүләкләр, урман кунаклары бәйрәмебезне тагын да күңеллерәк итте. Бәйрәмне оештыруда спонсорлык күрсәткән авылдашларга чын күңелдән бик зур рәхмәт!