Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Викторина"

    27 сентябрь көнне 7 сыйныф укучылары белән “Әсәрне кем язган?” исемдәге викторина үткәрелде. Бу укчыларның әдәби әсәрләрне кайсы автор язганлыгын аера белүләрен тикшерү максатыннан эшләнде.

   Викторина сорауларын китапханәче кычкырып укып барды, печатьләнгән варианты да өстәлгә куелган, уенчылар җавапларны кәгазь битенә яза бардылар. Соңыннан җавапларны кычкырып укыдык, анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде, иң күп дөрес җавап язучы - Яруллин Фәһим  булды, ә иң тулы җавапларны Фаттахов Илнар бирде.