Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кышның матур бизәкләре"(Мастер класс)

   4 январь көнне балаларның кышкы каникул көннәрендә китапханәбездә “Кышның матур бизәкләре” исемле мастер класс үткәрдек. Кар бөртекләре аларның төрләре, яңа ел турында сөйләштек. Кыш турында шигырьләр сөйләдек, әкиятләрне искә төшердек. Мультфильмнардан  өзекләр карадык.

    Кәгазьдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, Яңа ел рухы тудыра. Күпләр кыш көне тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләрен ябыштыралар. Без дә балалар белән бик матур кар бөртекләре ясадык.