Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Үткән юллар - энҗе бөртекләре

    14 декабрь көнне Иске Ашыт мәдәният йортында "Саяра" халык театры исеме бирелүгә 30 ел тулу уңаеннан "Үткән юллар - энҗе бөртекләре"исемле юбилей тамашасы булып үтте. Кичәдә театр тарихы, драма коллективына нигез салучы сәхнә ветераннарын искә алу, театр коллективында уйнаган үзешчән артистлар белән очрашу мизгелләре, спектакльдән өзекләр, театраль викторина, җыр, бию, юмор үрелеп барды."Саяра" халык театрын оештыручы Саяра апа Фаттерахманова кичәдә үзе дә катнашты. Аның белән булган җылы әңгәмә кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Артистларыбыз тарафыннан Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр", К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Американ", Ф. Фәтхинең үзе язган "Картлар йортындагы ана зары" исемле драмаларыннан өзекләр уйналды. Тамашачыларга театр тарихына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.