Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Игелек кылу бурыч түгел, ә савап"

    

    Декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә.

    Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.

    Укучылар белән без нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып, әңгәмәбезне дәвам иттек. Ә безнең укучыларыбыз ярдәм итәме? Укучылар белән яхшылык турында мәкаль – әйтемнәрне искә төшердек, үзебезнең иң яраткан язучыбыз Ф. Яруллин турында сөйләштек, бик гыйбрәтле булган китап герое Р. Нәбиев турында “Идел” журналыннан укып белдек. Авылыбызда булган инвалидларны санап чыктык һәм аларга һәрвакыт ярдәм итеп торырга сүз бирдек.