Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Изге Болгар җирендә" (Мәдәни дәрес)

    7 сыйныф укучылары белән “Изге Болгар җирендә” исемле мәдәни дәрес үткәрдек. Иң беренче эш итеп  китапханәбездә булган “Изге Болгар” исемле китапка күзәтү ясадык. Бу китап чыннан да бик матур итеп, матур фотолар белән эшләнгән. Укучыларга бик ошады.

    Бу дәрестә Болгар дәүләте, аның барлыкка килүе, башка дәүләтләр арасында Болгар дәүләтенең урыны, аның мәдәни үсеше һәм бу үсешкә китергән сәбәпләр белән таныштык. Укучылар  бүгенге мәдәниятебездә Болгар дәүләте мәдәниятенең йогынтысы турында белешмә алдылар.