Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җәннәт аналарның аяк астында"

     Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә,... 23 ноябрь көнне әниләр көне уңаеннан кадерле әниләребезгә багышланган матур һәм эчтәлекле концерт тәкъдим иттек. Йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, җырлар, конкурслар, балалар башкаруындагы танго биюе тамашачыларга бик ошады. Ә “Саяра” халык театры исә, үзенең юмористик программасы белән бәйрәмебезне тагын да күңеллерәк итте.