Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ш.Перро "Кот в сапогах"(Мәдәният дәресе)

  Укучылар белән Ш. Перроның “Кот в сапогах” китабы буенча эшләнгән мультфильмын карадык. Кем ул Ш. Перро, аның нинди әсәрләре, әкиятләре бар, шулар турында сөйләштек. Балалар әкиятләрне, мультфильмнарны аеруча яраталар. Үзләренең караган мультфильмнарын сөйләделәр. Ә бер укучы үзенең мультфильм төшерүче булырга хыяллануын белдерде. Мультфильм аркылы балаларда китапка кызыксыну уянды. Алар, ә бу мультфильм шушы китап буенча төзелгәнмени инде ул,- дип аптырап та калдылар.Мультфильмдагы уңай һәм тискәре геройларны аердык, фикерләр тыңланды, балаларга бик ошады.