#Мәрхәмәтле Татарстан#
Республикабызда #Мәрхәмәтле Татарстан# эстафетасы старт алды. Шул уңайдан 9 сентябрь көнне Раушания әбигә бардык.
Корбан гаете алдыннан Раушания әбинең өйләрен җыештырып кайттык, газета-журналлар алып бардык.
14 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл эчендәге юл кырыйларын чабарга чыктык, ә мәктәп укучылары һәйкәл янын чистарттылар.
15 сентябрь көнне Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә “Күңелле стартлар” ярышы булып үтте. Ярышта барыбыз да бик теләп катнашты. Күңелле ял иттек.