Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гүзәл туган авылым"(Мәдәни көндәлек тапшыру)

  16 нчы сентябрь көнне Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән проект буенча басылып чыккан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшырдык, аны ничек тутырырга, балаларны истәлекле урыннарга йөртергә, сайтта ничек эшләргә икәнлеген, конкурс турында  аңлаттык.

“Гүзәл туган авылым” исемле әңгәмә вакытында укучыларга авылыбыз тарихы, табигате, чишмәләре, гореф-гадәтләре турында сөйләдек. Туган авыл турында җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек.Соңыннан үзебезнең яратып уйный торган уеныбыз “Гөлбану” уенын уйнадык.