Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Театр - күңелдә йоклаган дәртне уятыр"

  3 ноябрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә театр елы уңаеннан "Театр - күңелдә йоклаган дәртне уятыр" исемле сәнгать төне үткәрелде .Сәнгать төне "Сәнгать берләштерә" девизы астында үтте. Кичәбезне китап күргәзмәсе белән таныштырудан башладык. Китапханәче кыскача театр тарихын, танылган театр әһелләрен искә төшереп үтте. Күңелле әдәби уеннар, викторина сораулары, театрлардан өзекләр чиратлашып барды. Сәнгать сөючеләр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Театрлардан өзек күрсәтеп,  үзләренә спектакльләр куярга чакырып калган "Саяра" халык театры үзешчәннәренә рәхмәтләремне белдерәм.