Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сөембикә сезнең журнал туташлар һәм ханымнар"

    Өлкән яшьтәге китап укучыларым белән түгәрәк өстәл артында "Сөембикә" журналына күзәтү ясадык. "Заман һәм без", "Мәдәни тормыш" сәхифәләре белән таныштык. А. Гайнуллинаның "Исемсез" хикәясеннән өзек укыдык. Кунакларның күбесе  "Хуҗабикә" рубрикасыннан үзләренә ошаган рецептларны язып алдылар. Ахырдан яшь вакытларында яратып башкарган өстәл арты җырларын суздылар. Галимулла абый үзенең гармунында сыздырып, кичәбезгә тагын да ямь өстәде.