“Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!”
10 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары белән берлектә “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел!” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.
Кичәнең максаты урамда йөргәндә, юл аркылы чыкканда юл кагыйдәләрен онытмаска, дөрес кулланырга өйрәтү.
Кичәбездә Тукай әкияләре геройлары, М.Җәлил геройлары-ромашкалар, юл билгеләре катнашты. Юл билгеләре турындагы шигырьләр, җырлар, биюләр барыбызга да кисәтү ясады.
Кичәне барлык мәктәп укучылары карады.