Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Игътибарлы һәм уяу бул!”

    9 cентябрьдә Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Экстремизмга — юк!” дигән исем астында үткәрелгән республика айлыгы уңаеннан “Игътибарлы һәм уяу бул!” исемле түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Анда Иске Ашыт гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты.

     Экстремизм һәм аңа каршы көрәш юллары турында сөйләнде, анда яшьләрнең нинди роль уйнавы турында әйтелде.  Яшьләр экстремизмы аеруча аяусыз.  Ят карашлар, чит идеология тәэсирендә алар бик тиз ялгыш юлдан китәргә мөмкин. Шуңа мәктәп елларында ук егетләр һәм кызларга дөрес юлны күрсәтергә, бер-берсенә, кешеләргә карата ихтирам, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Һәр кешенең яхшы гына түгел, начар яклары да бар. Берәү дә идеаль түгел. Тик син начар, дип кабатлап тору, чыннан да, аннан начар кеше ясавы мөмкин. Ә менә яхшы якларына ныграк басым ясаганда аннан чын шәхес тәрбияләргә була. Шуңа мөмкин булганча бер-беребезнең яхшы якларын күбрәк күрергә кирәк.

  Яхшы якларны ачыклау уңаеннан “Тылсымлы кул” уенын уйнадык. Тылсымлы кул” уенында укучылар үз кулларын чиста кәгазь битенә төшерде, бармакларына үзләренең яхшы, уч төбенә начар сыйфатларын язды. “Менә шул уч төбегездәге сезгә һәрчак аяк чалган начар ягыгызны җиңеп яшәргә тырышырга кирәк”, — дип нәтиҗә ясадык. Икенче уен “Охшаш кешене тап” дип аталды. һәр укучы сыйныфташлары арасында кайсы ягы белән булса да охшаш кешене тапты.

   Кызыклы уеннар егетләр һәм кызларга үзләренең индивидуаль һәм кабатланмас шәхесләр булуын исбатлады. Ахырдан презентация карадык. Укучыларга “Экстремизмга каршы бергәләп!” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

   Түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшүдән укучылар канәгать калды.