"Без мәдәниятле халык"
23 сентябрь көнне Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә “ Без мәдәниятле халык” исемле мәдәни дәрес үткәрелде. Дәрестә китапханәче укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф - гадәтләре турында сөйләде. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеге аңлатылды.