Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә..."

   9 сентябрь көнне (#деломастерабоится) укучылар белән амбарга экскурсиягә бардык. Сәбәбе, икмәкнең ничек табылуын ачыклау.“Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә...” Укучыларның күбесенең монда килгәне булмаган. Балалар ипинең үткән юлы белән таныштылар. Күпме хезмәт юлы үтеп кенә икмәкнең өстәлгә килүен аңладылар. Кайчандыр әбиләребез, әниләребез ипине өйдә пешерә иде. Тора-бара икмәк пешерү эше онытылды. Аны пешереп артык мәшәкатьләнеп тә торасы юк. Өй каршындагы кибеткә генә чыгып керәсең дә, инде өстәл түрендә җаның нинди тели, шундый ипи тора. Бүгенге экскурсиябездә укучылар күп нәрсәләр белделәр.