Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мин татармын!"

   Һәр елны безнең Иске Ашыт авыл китапханәсе #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясендә катнаша. Быел без Иске Ашыт төп гомумбелем мәктәбе укучылары белән 6 сентябрь көнне (#безбергә) “Мин татармын!” исемле викторина үткәрдек. Укучылар белән үзебезнең гореф-гадәтләребез турында, милли киемнәребез турында, мәдәниятебез турында сөйләштек. Викторина сорауларына җавапларны  китап -  журналлардан эзләдек. Ахырдан үзебезне иң яратып җырланыла торган “Туган тел” җырын җырладык.