Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Террорчылык-кешелекнең һәлакате"

  Әлеге чараның төп максаты –  җәмгыятебездә     милләтара  татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Моның өчен үзара аңлашып яшәүне, бер-береңә карата түземле булуны, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карауны тормыш нормасы итү, яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү зарур.

   Террорчылыкның кайчан, кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калды. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә һәр елны терроризмны һәм эстремизмны кисәтү максатыннан китапханәбездә төрле чаралар   үткәрелеп тора.

     27 август көнне  без яшьләр белән “Террорчылык-кешелекнең һәлакате” исемле тематик кичә үткәрдек. Кичә барышында  яшьләрне “террорчы”, “теракт” төшенчәләре белән таныштырдык, аларның  кешеләр  һәм җәмәгать өчен зур зыян салуларын аңлаттык, ситуацияләр тудыру ярдәмендә  үз-үзләрен тотуга күнекмәләр булдырдык, илдә барган, булган терактлар белән таныштырдык (презентация ярдәмендә). 

      Һәрберебез кай ягыбыз беләндер бер-беребезгә ошаган. Чөнки без барыбыз да кешеләр. Әмма аермабыз да бар. Милләтебез, характерларыбыз, диннәребез, карашларыбыз һәм башка якларыбыз белән аерылабыз. Барыбыз да бер төсле үк булсак, тормыштан ямь табылмас иде. Төрле булуыбыз белән бер-беребез өчен кызыклы без. Шуңа һәр кеше дус, тату яшәргә тиеш. Дуслык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен.

— Яшьләрнең аңын томалаучы, бер гаепсез кешеләр үлеменә китерүче идеологик карашларга юл куймаска иде. Террорчыларны без аңламыйбыз һәм аңларга да теләмибез - дип саубуллаштык.