Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җырлы Татарстаным"

   Безнең республикабыз 1990 елның 30 августында үзен бәйсез, ирекле республика дип игълан итте. Менә шул көннән бирле без һәр елны 30 августта республикабызның туган көнен билгеләп үтәбез. Бу бик зур бәйрәм.

   Шул уңайдан 27 август көнне Иске Ашыт мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәне китапханәче Татарстан турында, аның символлары, байлыклары, елга-күлләре турында кыскача таныштырып башлап җибәрде. “Татарстан-Туган җирем” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Татарстан, туган җир турында бик күп җырлар, шигырьләр сөйләнде. “Ә син беләсеңме?” дип аталган викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

Ахырдан бергәләшеп “Мин яратам сине Татарстан” җырын җырладык.