Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Һөнәрленең кулы алтын" (Мастер класс)

    3 август көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә кызлар өчен картина чигү буенча мастер класс үткәрелде. Мастер классны авылыбызның кул эшләре остабикәсе Гөлзада Вахитова күрсәтте. Кич утыру барышында Гөлзада ханымның язган шигырьләре укылды,халык җырлары җырланды. Кичәбез бик күңелле һәм файдалы үтте. Матур картиналар кызларыбызда зур кызыксыну уятты.