Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Чишмәләрдән иңгән моңнар"

   12 август көнне Иске Ашыт авылдында Татарстанда сулыкларны саклау елы уңаеннан “Чишмәләрдән иңгән моңнар” дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырылды. Бу чарада авыл халкы, балалар, авылыбызның үзешчән шагыйрәләре катнашты.

    Китапханәче әдәби мәйданга килүчеләрне авылыбыздагы өч чишмәнең (“Сәйпи” чишмәсе, “Салават” чишмәсе, “Галимулла” чишмәсе)тарихлары белән таныштырды, “Чишмәләр-табигатебез күрке” исемле китап күргәзмәсе, әдәби журналлар тәкъдим ителде.

   Авылыбызның үзешчән шагыйрәләре Гөлзада Вахитова, Гөлсинә Мөхәммәдиевалар авылыбыз чишмәсенә багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Фатхуллина Зөлфия апаның, Руслан Ахметшинның чишмә турындагы җырлары әдәби мәйданны җанландырып, биетеп җибәрде. Кунак кызы нәни Сәйдәнең шигыре кунакларга аеруча охшады.

   “Табигать һәм кеше исемле” викторина сорауларына җавап бирүчеләргә бүләкләр бирелде.