Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Үзебезнең авыл чишмәсе"

       Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр,безнең авылда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!

       2016 ел- "Татарстанда су саклау зоналары елы" дип игълан ителде, шул уңайдан, 5 август көнне без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Галимулла чишмәсе” янында әдәби укулар үткәрдек. Бу шулай ук балалар өчен экскурсия дә булып торды. Чөнки чишмә авылдан ерак су буенда урнашкан.

       Чишмәне моннан 50 еллар элек Габделнур дигән кеше карап, чистартып торган. Соңгы сулышларын алган чагында да Габделнур абый чишмә өчен кайгырган. Улы Галимуллага чишмәне карап , яңартып торуын үтенгән. Шул вакыттан бирле чишмәне Галимулла абый карап тора. Балалар белән чишмә тарихы белән танышканнан соң чишмәләр, сулыклар турында шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, ахырдан күңелле уеннар уйнадык. Тәмле чишмә суын эчеп сусавыбызны бастык.

        Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк, - дигән нәтиҗәгә килдек.