Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Әй сабый чак, сабый чак..." (Балалар сабантуе)

  22 июнь көнне мәдәният йорты янында авыл балалары өчен сабантуй оештырдык. Татар халкының яратып уйнала торган уеннары уйналды: күкәй кабып йөгерү, качык киеп йөгерү, капчык киеп сикерү, су ташу, бау тартышу, әлбәттә инде татарча көрәш. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Сабантуйга бик күп кунаклар кайтты, авылдашыбыз, тренер, тамада Ренат Насибуллин да бар иде. Сабантуйга спонсорлык иткән барлык кешеләргә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.