Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Блокадный Ленинград"

24 гыйнвар көнне Иске Айван авылы китапханәсендә, Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән, Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан әдәби - тарихи кичә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: 1941 -1944 елларның Ленинград блокадасы вакыйгасына якын килеп, яшь укучыбызның игътибарын үз иленең тарихын өйрәнүгә җәлеп итү. Бөек Ватан сугышы күптән тәмамланды. Яшь буынга ачык, эмоциональ итеп сугыш кебек күренешләр турында ничек сөйләргә? Хәзерге заман балаларының күбесе үзләренең әби-бабаларының балачагы куркыныч сугыш елларына туры килгәнен белми дә, аларның балачагы хәзерге шикелле шатлыклы һәм гамьсез булмаган, коточкыч булган. Ленинград блокадасы турында хикәяләр һәм шигырьләр укып, укучылар төрле буын балаларының тормышын чагыштырып туган ил тарихын яхшырак кабул итә алачаклар. Кичә барышында китапханәче ул көн вакыйгалары турында кыскача тарихи белешмә бирде, ватанпәрвәрлек, ярдәмчеллек, батырлык һәм ныклык кебек катлаулы төшенчәләрне аңлатты. Ленинград блокадасы темасын чагылдырган хикәяләр һәм шигырьләр турында фикер алышканда, балалар үзләрен борчыган һәм аларның йөрәкләренә кагылган барлык сорауларны да җиткерә алдылар. Тарихи кичә  "Ленинград блокадасы" дип исемләнгән электрон презентация белән үрелеп барды. Ахырдан  Ленинград шәһәрен  саклап калган һәм безнең көнгә кадәр яшәмәгән Ленинград шәһәре халкын бер минут тынлык белән искә алдык.